17-19 сентябрьдә Kazan Digital Week -2025 Халыкара форумы узачак

2025 елның 20 июне, җомга

17-19 сентябрьдә Татарстан Республикасы башкаласында ел саен үткәрелә торган "KAZAN DIGITAL WEEK - 2025" Халыкара форумы узачак, ул икътисад, җәмгыять һәм дәүләт үсеше өчен актуаль булган 10 стратегик юнәлешне үз эченә алачак:

• Интеллектуаль транспорт системалары;

• Дәүләт идарәсендә цифрлы технологияләр;

• Санлы индустрия 4.0;

• Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы;

• Финтех экосистемасы;

• Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

• Сәламәтлек саклауда һәм медицинада цифрлы технологияләр;

• Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

• Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

• Авыл хуҗалыгында цифрлы технологияләр.

Тулырак мәгълүматны сайтта белергә һәм теркәлү узарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International