«Идел буе» фирма поезды Казан – Санкт-Петербургка 20 ел тулды

2025 елның 20 июне, җомга

Бүген Казанда Казан - Санкт- Петербург маршруты буенча Горький тимер юлы буйлап йөрүче 133/134 номерлы «Идел буе» фирма поездын беренче рейска җибәрүгә 20 ел тулуга багышланган тантаналы юлга озату чарасы булды. Чарада Министрлыктан тимер юл транспорты бүлеге башлыгы Эльдар Әхмәдов катнашты.

Поезд кунаклар өчен рейска китәр алдыннан перронда Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр Министрлыгының Мәдәни үзәге оркестры уйнады. Тантаналы вакыйга уңаеннан поезд бригадасы хезмәткәрләренә истәлекле сувенирлар тапшырылды.

«Идел буе» фирма поезды үзенең беренче рейсына нәкъ 20 ел элек, 2005 елның 20 июнендә китте. Ул республика халкы өчен Казанның 1000 еллыгына бүләк булды. Бу чорда состав 5 меңнән артык рейс башкарган һәм 6 миллионга якын пассажирны күчергән», - дип билгеләп үтте Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский.

Татарстан башкаласыннан Санкт-Петербургка кадәр юл вакыты 21 сәгать 25 минут, ә кире кайту вакыты 19 сәгать 44 минут тәшкил итә. Бер сәфәрдә ул 1,5 мең чакрым юл үтә. Юлда поезд Яшел Үзән, Канаш, Сергач, Арзамас, Навашино, Тверь, Бологое станцияләренә туктала.

2024 елда «Идел буе» составы яңа вагоннар белән тулыланды. Алар климат-контроль системалары, душ, пурифаерлар, чүп-чарны аерым җыю контейнерлары һәм экологик чиста санитария бүлмәләре белән җиһазландырылган. Һәр урын розеткалар, мобиль җайланмаларны зарядкалау өчен USB-разъемнар, яктырткычлар һәм Брайль шрифты такталар белән җиһазландырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International