2025 елның 31 мартыннан «Алексеевск-Әлмәт» трассасы буйлап 461 075 автомобиль узган. Юлдан уртача тәүлегенә 8 меңнән артык транспорт чарасы үткән.
Исегезгә төшерәбез, хәрәкәт 2024 елның 26 декабрендә башланды. «Автострада» АҖ концессионеры магистраль буенча йөрү өчен түләүне 31 марттан кертте. Бу республикада беренче түләүле юл. Татарстан рәисе ачылу тантанасында трассаның гаять зур федераль ярдәм һәм хосусый инвестор катнашында төзелүен билгеләп үтте. "Бу безнең хыялыбыз иде", - диде Рөстәм Миңнеханов.
"Алексеевск-Әлмәт" трассасы - халыкара әһәмияттәге заманча автобан. 145 км озынлыктагы юл Татарстанның биш муниципаль районы (Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлмәт районнары) аша уза.
Юл «Ирекле агым» түләү системасы белән җиһазландырылган, шуның аркасында машина йөртүчеләр трассаны тукталышсыз уза алалар. Юл йөрү өчен трассаның рәсми сайтында барганнан соң автомобильнең дәүләт номерын күрсәтеп 5 көн эчендә түләргә кирәк.
Юлда ярдәм алу һәм түләү мәсьәләсе буенча консультация алу өчен кыска номер 0216 (Татарстанның түләүле юллары буенча бердәм ярдәм номеры) гамәлдә.