2026 елның гыйнварында Татарстан Республикасында «Россия тимер юллары» ААҖ челтәрендә 1,45 млн тонна йөк төялгән. Бу 2025 елның беренче аена караганда 8,9% ка күбрәк.
«Казан» Халыкара аэропортында Nordwind авиакомпаниясенең Бохтарга (Таҗикстан Республикасы) туры рейсларына билетлар сату ачылды. Очышлар кышкы сезонга планлаштырылган.
2025 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты «Елына 2-6 млн пассажир категориясендә 2025 елның иң яхшы аэропорты» номинациясендә «Россиянең һава капкасы» XII Милли премиясенә ия булды.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Мәскәүдә уза торган «Заманча технологияләр – Россия юлларына: авыр йөкле һәм (яки) эре габаритлы транспорт чараларына үлчәү габариты контроле» темасына семинарда катнаша.
2025/2026 елларның кышкы сезоны башыннан Горький тимер юлы станцияләреннән һәм перегоннарыннан махсуслаштырылган техника белән 2,6 млн кубометр кар чыгарылган.
Февраль һәм март бәйрәм көннәрендә Горький тимер юлында сорау арту чорына Казан –Мәскәүгә йөрүче 205/206 һәм 285/286 номерлы ерак араларга өстәмә поездлар билгеләнгән.
2026 елда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Казан агломерациясендә 14 км озынлыктагы 19 объект ремонтланачак, шул исәптән төбәк объектлары – 6,8 км, җирле объектлар - 7,6 км.
3 февральдә "Казан Экспо" үзәгендә концерт уңаеннан шәһәр яны поездлары билгеләнә.
Хәзер төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында 490 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларга 317 берәмлек хезмәт күрсәтелде.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасының юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.