“Содружество” ААҖ компаниясе Горький тимер юлына кергән РФ 9 субъекты территориясендә, шул исәптән Татарстан Республикасында шәһәр яны поездларында пассажирлар йөртә. Гомуми күләмнән республика өлеше 64% тәшкил итә.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.