Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 25 маршрут буенча пассажирлар ташуга чираттагы конкурс игълан ителде

2013 елның 22 ноябре, җомга
    Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
Конкурста муниципалитетлар арасында йөрүче түбәндәге маршрутларга 25 лот уйнатылачак:
«Зәй – Яр Чаллы – Зәй» № 637; «Яр Чаллы – Зәй – Яр Чаллы» № 636; «Зәй – Казан (Чистай аша) – Зәй, (кире якка Яр Чаллы аша)» № 645; «Менделеевск – Яр Чаллы – Менделеевск» № 136; « Яр Чаллы – Менделеевск – Яр Чаллы» № 137; «Балык Бистәсе – Казан – Балык Бистәсе» № 592; «Казан – Балык Бистәсе – Казан» № 508; «Җәлил – Әлмәт (анда Урсала аша, кире якка Сулеево аша) № 146; «Тәтеш – Казан – Тәтеш» № 575; «Казан – Баулы – Казан (Чистай аша)» № 521; «Баулы – Казан – Баулы» № 716; «Чирмешән – Казан – Чирмешән» № 713; «Казан – Чирмешән – Казан» № 520; «Казан – Антоновка (Иске Рәҗәпкә кадәр)» № 525; «Мамадыш Акилово (Яшел Үзән районы) – Казан» № 555; «Акъегет – Казан» № 551; «Казан – Югары Ослан» № 511; «Иске Рәҗәп – Казан» № 612; «Дәрвишләр бистәсе – Пермяки» № 108; «Чистай – Яңа Чишмә» № 620; «Болгояры – Казан» № 568; «Мамадыш – Казан – Мамадыш» № 598; «Яр Чаллы – Сарман» № 642; «Зәй – Түбән Кама – Зәй» № 643 һәм «Түбән Кама – Зәй – Түбән Кама» № 644.
     Гаризалар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 206 нчы кабинетында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга көнне 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә, 12.00-12.45 сәгатьтә төшке тәнәфес вакыты. Гаризалар 2013 нче елның 23 декабрендә сәгать 12.00 кадәр кабул ителәчәк. Шул ук вакытта заявкалар белән конвертлар да ачылачак.
     Конкурста җиңүчеләр белән биш елга дәүләт килешүе төзеләчәк.  
     Конкурсны үткәрү буенча барлык материалларны министрлыкның рәсми сайтында www.mindortrans.tatar.ru “Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс” бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны пассажирлар ташу бүлегендә 291-91-16, 291-91-14, 291-91-13 телефоннары аша белергә була.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International