Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 26 маршрут буенча пассажирлар ташуга чираттагы конкурс игълан ителде

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
      Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурста катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итте.
      Конкурста муниципалитетлар арасында йөрүче түбәндәге маршрутларга 26 лот уйнатылачак: «Актаныш – Казан – Актаныш» № 649; «Казан – Актаныш – Казан» № 502; «Актаныш – Яр Чаллы – Актаныш» № 648; «Алексеевск – Казан» № 624; «Казан – Чита – Янцевары» № 507; «Чирмешән – Бөгелмә – Чирмешән» № 682; «Бөгелмә – Чирмешән» № 681; «Чирмешән – Әлмәт – Чирмешән» № 698; «Әлмәт – Чирмешән – Әлмәт» № 697; «Азнакай – Бөгелмә – Азнакай» № 143; «Бөгелмә – Азнакай – Бөгелмә» № 144; «Әлмәт – Бөгелмә – Әлмәт» № 685; « Бөгелмә – Әлмәт – Бөгелмә» № 674; «Әлмәт – Мөслим» № 693; «Мөслим – Әлмәт» № 692; «Лениногорск – Яр Чаллы – Лениногорск» № 709; «Яр Чаллы – Лениногорск – Яр Чаллы» № 641; «Лениногорск – Казан – Лениногорск» № 706; «Казан – Лениногорск – Казан» № 522; «Минзәлә – Яр Чаллы – Минзәлә» № 639; «Яр Чаллы – Минзәлә – Яр Чаллы» № 638; «Әлмәт – Лениногорск – Әлмәт» № 149; «Лениногорск – Әлмәт –Лениногорск» № 150; «Бөгелмә – Казан – Бөгелмә» № 678; «Бөгелмә – Лениногорск – Бөгелмә» № 141; «Лениногорск – Бөгелмә – Лениногорск» № 142.
        Гаризалар Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 206 нчы кабинетында дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 8.30-17.30 сәгатьтә, җомга көнне 8.30-16.15 сәгатьтә кабул ителә, 12.00-12.45 сәгатьтә төшке тәнәфес вакыты. Гаризалар 2013 нче елның 19 декабрендә сәгать 12.00 кадәр кабул ителәчәк. Шул ук вакытта заявкалар белән конвертлар да ачылачак.
       Конкурста җиңүчеләр белән биш елга дәүләт килешүе төзеләчәк.  
      Конкурсны үткәрү буенча барлык материалларны министрлыкның рәсми сайтында www.mindortrans.tatar.ru “Муниципалитетлар арасында пассажирлар ташуга конкурс” бүлегендә табарга була. Өстәмә мәгълүматны пассажирлар ташу бүлегендә 291-91-16, 291-91-14, 291-91-13 телефоннары аша белергә була.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International