ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе 2013 елның 5 декабреннән 6451 нче Табашино-Яранск поездының расписаниесе үзгәрәчәген хәбәр итә.


26
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе
«Татарстан» авиакомпаниясе17 ноябрьдәге авиаһәлакәттә һәлак булган экипаж вәкилләренең туганнарына 2 млн сум акча түли башлады. Бу суммага кергән 100 мең сум иминият акчасы “Ак Барс страхование” оешмасыннан бирелә.
2014 елда “Федераль пассажир компаниясе” ААҖ пассажирларга яңадан “Алдан ук планлаштырыгыз!” һәм “Күбрәк алыгыз – азрак түләгез!” махсус тарифлар тәкъдим итә.
Үткән тәүлектә Татарстанда 17 юл-транспортһәлакате теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 25 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 9 декабрьдә 6420/6425 нче Казан - Вятские Поляны поезды Арча станциясенә кадәр барачак.

“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 2013 елның 9-13 һәм 16-18 декабрендә ике шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәген хәбәр итә.

25
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе
24 ноябрьдә 22.00 сәгатьтә Казан – Оренбург автомобиль юлының 53 чакрымында “Лада Приора” автомобиле йөртүчесе хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаган, һәм кюветка төшеп капланган. Йөртүче шунда ук һәлак булган, ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
2013 нче елның 25 ноябреннән 2 тукталыш расписаниегә кире кертеләчәк.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе 2013 нче елның 2 декабреннән 10 шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәген хәбәр итә.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе 2013 елның 6 декабреннән түбәндәге 4 шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәген хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International