ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2014 ел
сишәмбе
15 нче майга кадәр төбәк әһәмиятендәге гомуми кулланылышта булган  Шода–Нослы, Балтач–Әтнә һәм Арбор–Шөңшеңәр автомобиль юлларында 10 тоннадан авыррак булган йөк машиналарына хәрәкәт вакытлыча тыелган.  
Федераль юлларда 84 берәмлек юл техникасы дежур торган, төбәк юлларында – 90. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

Казан юл дистанциясе хәбәр итүенчә, 20 нче апрельдә сәгать 5.00 алып 1 нче майның 16.00 сәгатенә кадәр Иштуган-Каенсар аралыгындагы 901 нче чакрым тимер юл аркылы чыгу урынында (Казан-Кукмара автомобиль юлы) автомобиль транспортына хәрәкәт ябыла.


7
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясе төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 2014 елның 16 апрелендә өч шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәген хәбәр итә.
Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 152 автобус чыкты.

“ФПК” ААҖ пассажирларга “Күбрәк сатып ал – азрак түлә!” махсус тариф буенча дәүләт эчендә 2014 елның 25 апреленнән 7 маена һәм 10 маеннан 14 сентябренә кадәр хәрәкәт итүче поездларның купе вагоннарына билет сатып алганда яңадан ташламалар тәкъдим итә.

7 апрельгә мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасының автомобиль юлларында ташкыннар үтү өчен күперләр һәм суүткәргеч трубалар тулысынча әзер. Атап әйткәндә, федераль әһәмияткә ия булган автомобиль юлларындагы 126 күпер һәм 888 труба, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында урнашкан 1051 күпер һәм 10589 труба.

4
апрель, 2014 ел
җомга
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе төзекләндерү эшләре бару сәбәпле 9 апрельдә дүрт шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрүен хәбәр итә.
1 апрельдә төш вакытында Башкортостан Республикасы территориясендәге 1219 нчы чакрым т.п. янында бәхетсезлек очрагы булган. Ике яшь кеше Янаул-Ижевск маршруты буенча хәрәкәт итүче шәһәр яны поезды тәрәзәсеннән буш пыяла шешә ташлаганнар. Шешә, юлның әлеге участогын тикшереп йөрүче, тимер юл транспорты эшчесенең башына эләккән. Баш мие-баш сөяге җәрәхәтләре белән ир-ат хастаханәгә озатылган.

3
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Федераль юлларда 118 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 126. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International