Шәһәр яны тимер юл транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәү күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин

2014 елның 4 апреле, җомга
1 апрельдә төш вакытында Башкортостан Республикасы территориясендәге 1219 нчы чакрым т.п. янында бәхетсезлек очрагы булган. Ике яшь кеше Янаул-Ижевск маршруты буенча хәрәкәт итүче шәһәр яны поезды тәрәзәсеннән буш пыяла шешә ташлаганнар. Шешә, юлның әлеге участогын тикшереп йөрүче, тимер юл транспорты эшчесенең башына эләккән. Баш мие-баш сөяге җәрәхәтләре белән ир-ат хастаханәгә озатылган.
Транспорт полициясе хезмәткәрләре исерек хәлдәге ир-егетләрне Сарапул станциясендә кулга алганнар.    
“Содружество” ААҖ шәһәр яны компаниясе гражданнарны тимер юл транспорты белән файдаланганда һәм тимер юл инфраструктурасы объектлары янында булганда игътибарлы булырга өнди.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International