Куйбышев тимер юлы станцияләреннән ерак арага йөрүче поездларда пассажирлар ташлама белән утырып китә алалар

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
      “ФПК” ААҖ пассажирларга “Күбрәк сатып ал – азрак түлә!” махсус тариф буенча дәүләт эчендә 2014 елның 25 апреленнән 7 маена һәм 10 маеннан 14 сентябренә кадәр хәрәкәт итүче поездларның купе вагоннарына билет сатып алганда яңадан ташламалар тәкъдим итә. Исегезгә төшерик, мондый акция 2013 елның җәйге отпусклар чорында булган иде.
      Бер якка купедагы 4 урынга да берьюлы билетлар алганда 20% ташлама ясала, ә ике якка да - 30%.
      Ел дәвамында, 8 һәм 9 май көннәреннән тыш, купе вагонга ике якка да берьюлы билет алган очракта пассажирга 10% ташлама ясала.
      Исегезгә төшерәбез, тарифлар графигы нигезендә, дәүләт эчендә 8 һәм 9 майда хәрәкәт итүче поездларның СВ һәм купе вагоннарына 50% ташлама булачак, плацкарт һәм утыру өчен урыннар белән вагоннарга – 49%.
      “Күбрәк сатып ал – азрак түлә” тарифы вакытлыча билетларны кассаларда сатып алган очракта гына тәкъдим ителә.    
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International