Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган һәм 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
      Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 222 автобус чыкты.
      Федераль юлларда 118 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 126. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптән 7 – чартер, 13 халыкара рейслар. 2278 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2512 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 37 рейс башкарган.
      3 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада урыны белән карт көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан. Температура көндез -2 +3 гр. Юлларда бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International