Республикада юл-транспорт комплексы объектларының язгы ташкыннар вакытында эшләргә әзерлеге турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
      7 апрельгә мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасының автомобиль юлларында ташкыннар үтү өчен күперләр һәм суүткәргеч трубалар тулысынча әзер. Атап әйткәндә, федераль әһәмияткә ия булган автомобиль юлларындагы 126 күпер һәм 888 труба, төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында урнашкан 1051 күпер һәм 10589 труба.
      Куркынычлы ясалма корылмалар язгы ташкыннар вакытында тәүлек буенча күзәтү астында. Бүгенге көндә барлык мондый объектларда тынычлык, су биеклеге арту күзәтелми. Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында Буа районында ике түбән урнашкан күпер бар: Немчиновка торак пункты янында «В.Стан-Киять-Яшевка» автоюлында һәм «Казань-Ульяновск-Черки-Килдуразы» автоюлында Черки-Килдураз торак пункты янында. Бүгенге көндә әлеге күперләрдә су биеклеге төште һәм алар буенча тоткарлыксыз хәрәкәт ачылды.   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International