Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
      ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 195 автобус чыккан.
      Федераль юлларда 84 берәмлек юл техникасы дежур торган, төбәк юлларында – 90. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.
      Казан аэропортыннан 74 рейс башкарылган, шул исәптән 15 – чартер, 18 халыкара рейслар. 1926 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2638 кеше килгән.
      “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 42 рейс башкарган.
      8 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән юеш кар һәм яңгыр. Температура көндез +1 +6 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International