Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча республикада үткән тәүлектә 6 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 11 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан буенча муниципалитетлар арасындагы маршрутларга расписание буенча 152 автобус чыкты.
Федераль юлларда 84 берәмлек юл техникасы дежур торды, төбәк юлларында – 109. Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.
Казан аэропортыннан 47 рейс башкарылган, шул исәптән 5 – чартер, 11 халыкара рейслар. 1765 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1779 кеше килгән.
“Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе 19 рейс башкарган.
7 нче апрельгә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча республиканың күп кенә районнарында юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан. Температура көндез +1 +6 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International