2025 елда Куйбышев магистрален ремонтлау-юл кампаниясе вакытында Татарстан Республикасында Нурлат – Клиновка аралыгында 11 км юлны яңарту планлаштырыла.
Ремонт вакытында тимер юлчылар әлеге участокта рельс шпал рәшәткәләрен алыштырачаклар, яңа тоташмый торган юл салачаклар, вак таш балластын чистартачаклар. Юл эшләре махсус техника җәлеп итеп «ябык перегоннар» технологиясе буенча башкарылачак.
Бөтен эш күләме поездлар расписаниесе белән килештерелә, бу исә пассажир һәм йөк составларының өзлексез хәрәкәтен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, юлны планлы рәвештә модернизацияләү һәм ремонтлау тимер юлларда пассажирлар йөртүнең һәм багаж ташуның югары дәрәҗәдәге куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм саклауга, шулай ук поездлар хәрәкәтенең тизлеген арттыруга юнәлдерелгән.