2024 елда Казаннан Россиянең көньягына поездлар белән 69 меңнән артык кеше киткән

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Горький тимер юлы буенча Россиянең Көньяк курортлары юнәлешендә ерак араларга йөрүче поездлар белән Казаннан Россиянең көньягына 69,8 мең пассажир киткән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 14,2% ка күбрәк. Татарстан башкаласын һәм илнең көньяк курортларын 17 туры һәм транзит состав бәйли.

Ерак арага йөрүче поездларда пассажирлар йөртүдә Горький магистрале уза торган башка эре шәһәрләрдән дә уңай динамика саклана. Әйтик, Түбән Новгородтан 2024 елда якынча 73 мең пассажир файдаланган. Бу 2023 ел белән чагыштырганда 9% ка күбрәк. Идел буе башкаласы белән Россиянең көньягы арасында 9 туры һәм транзит состав йөри.

2024 елда Ижаудан көньяк курортлар юнәлешендә ерак араларга йөрүче поездлар 43,5 мең пассажир ташыган (+12,7%). Удмуртия башкаласы белән Россиянең көньягы арасында 7 туры һәм транзит состав йөри. Кировтан мондый маршрутлар буенча 33,9 мең пассажир киткән. (+5%). Нократ шәһәрен һәм Көньяк курортларны 5 туры һәм транзит состав бәйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International