Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» ДК идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты

2025 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген кич Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән очрашты. Чарада транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты. 

Очрашу Казанда Б.Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында узды.

Төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары челтәрен, шулай ук Татарстан территориясе аша уза торган федераль һәм халыкара трассаларны алга таба үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Моннан тыш, Татарстанның юллар өлкәсендә инвестицион проектларны гамәлгә ашыру темалары да күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International