27 гыйнвардан Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поезды Татарстан Республикасының Менделеевск районындагы Тойма станциясе буенда пассажирларны утыртачак һәм төшерәчәк. Элек монда техник стоянка гына булган.
Әлеге станция буенча бару вакыты 18.35 – 18.40.
Пассажир платформасының озынлыгы чикләнгән булу сәбәпле, Тойма станциясе буенча пассажирларны утырту һәм төшерү шәһәр яны поездының беренче вагоныннан башкарылачак.
Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүматны алырга мөмкин:
- 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе);
- https://sodruzhestvoppk.ru сайтында;
- "РЖД пассажирларга" мобиль кушымтасында.