ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
12 февральдән алып 1 октябрьгә кадәр Зорге урамы буенча 70/1 номерлы йорт янында хәрәкәт өлешчә ябыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 195 автобус чыккан. Республика юлларында 378 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 204.

3
февраль, 2015 ел
сишәмбе
4 нче февральдән алып 1 нче мартка кадәр Ротор урамы буенча 1 нче номерлы йорт янында Халев урамына таба барганда хәрәкәт өлешчә ябыла.
18 нче февральдә 4 шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк. Бу тимер юлда ремонт эшләре башкару белән бәйле.
2015 елның 1 февраленнән “Казан-Аэропорт” маршрутында “Аэроэкспресс” ҖЧҖ урынына “Содружество” шәһәр яны компаниясе хезмәт күрсәтә.
“РТЮ” ААҖ тимер юл инфраструктурасы объектларында транспорт куркынычсызлыгы системасының эффективлылыгын яхшырту буенча планлы рәвештә эш алып бара.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 229 автобус чыккан. Республика юлларында 614 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 450.

2
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
Идел буе федераль округында төбәк авиациясен үстерү программасы кысаларында «Оренбуржье» авиакомпаниясе Самара һәм Кировка яңа рейслар башкара башлады.
Һава торышы шартларының кискен рәвештә бозылуы сәбәпле, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе Мәскәү-Уфа һәм Казан-Оренбург автомобиль юллары участокларында зур йөк транспорты һәм автобуслар өчен хәрәкәтнең вакытлыча чикләнүе турында кисәтә.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 203 автобус чыккан. Республика юлларында 444 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 341.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International