Февральнең ике көне эчендә “Казан-Аэропорт” маршрутында 200дән артык пассажирга хезмәт күрсәтелгән

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
          2015 елның 1 февраленнән “Казан-Аэропорт” маршрутында “Аэроэкспресс” ҖЧҖ урынына “Содружество” шәһәр яны компаниясе хезмәт күрсәтә.
          Маршрутта 8 пар шәһәр яны поездлары хәрәкәт итә, алар Вахитов, Комбинат, Юбилейная һәм Столбище станцияләрендә тукталыш ясыйлар. Юл вакыты 26 минут тәшкил итә. Һәр поезд 6 вагоннан тора. Алар 2013 елдан бирле Демихов машина төзү заводында эшләп чыгарылган иң заманча электр поездлары. Вагоннар пассажирлар өчен бик уңайлы, мөмкинлекләре чикләнгән пассажирлар өчен дә барлык уңайлыклар тудырылган.
          Искәртеп үтәбез, “Казан-Аэропорт” маршрутында “Аэроэкспресс” ҖЧҖ хезмәт күрсәткәндә йөрү бәясе 200 сум тора иде. Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетына халыкның төрле категорияләре өчен 50 сумга кадәр мөмкин булган үтәрлек тариф билгеләү тәкъдиме җибәрелгән, шулай ук “Казан-Аэропорт” маршрутына да. Шуның белән бергә пенсионерлар һәм укучылар өчен льготалы йөрү дә саклана.
          “Содружество” шәһәр яны компаниясе мәгълүматлары буенча, февральнең ике көнендә 213 пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International