Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 203 автобус чыккан.
Республика юлларында 444 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 341.
Казан аэропортыннан 36 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 6 халыкара рейслар. 1103 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1038 кеше килгән.
2 нче февральдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, бозлы яңгыр, буран, җил көньяктан, юлларда бозлавык. Температура +1 -4 гр.