Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 195 автобус чыккан.

          Республика юлларында 378 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 204.

          Казан аэропортыннан 58 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 8 халыкара рейслар. 1619 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1727 кеше килгән.

          4 нче февральдә республикада болытлы һава көтелә, кар, юеш кар, кайбер районнарда бозлы яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил, урыны белән кинәт исә торган җил 15-18 м/с. Температура -1 -6 гр. Юлларда бозлавык.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International