Казанда тимер юл инфраструктурасы куркынычсызлыгын тәэмин итү

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
“РТЮ” ААҖ тимер юл инфраструктурасы объектларында транспорт куркынычсызлыгы системасының эффективлылыгын яхшырту буенча планлы рәвештә эш алып бара.
          Казан тимер юлы челтәре объектлары техник саклау чаралары һәм тикшерү җиһазлары системалары белән җиһазландырылган.
          “Казан”, Казан-1”, “Казан-2” вокзаллары һәм Казан-Аэропорт интермодаль ташулар линиясе атап үтелгән системалар ярдәмендә тикшерелә.
          Куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен Транспорт-күчеп утыру терминалыннан, “Казан-1” вокзалыннан һәм Казан станциясе паркыннан телевизион күзәтү системасы да көйләнгән.
          Моннан тыш, вокзалларда һәм поездларда кычкырып сөйләү җайланмалары аша системалы рәвештә сизгерлек күрсәтү һәм транспортта үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү кирәклеге, шулай ук хуҗасыз һәм шикле әйберләр табылган очракта ниләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат җиткерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International