«Оренбуржье» авиакомпаниясе 2 нче февральдән Самара һәм Кировка яңа рейслар башкара башлады

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе
Идел буе федераль округында төбәк авиациясен үстерү программасы кысаларында «Оренбуржье» авиакомпаниясе Самара һәм Кировка яңа рейслар башкара башлады.
 
Казан-Самара-Казан маршруты көн саен башкарыла. Самолет Казаннан 06:45 оча, Самарага 08:45 килә. Самарадан 15:25 оча, Казанга 15:30 килә.
 
 Казан-Киров-Казан маршруты көн саен башкарыла. Самолет Казаннан 16:40 оча, Кировка 18:10 килә. Кировтан 19:10 оча, Казанга 20:30 килә.
 
Шулай ук Оренбург һәм Пермь шәһәрләренә дә өстәмә рейслар оештырылган. Рейслар, шимбәдән кала, көн саен башкарылачак.
 
Казан-Оренбург-Казан маршруты сишәмбе көннәрендә башкарыла. Самолет Оренбургтан 07:00 оча, Казанга 07:05 килә. Казаннан 15:35 оча, Оренбургка 19:35 килә.
 
 Казан-Пермь-Казан маршруты көн саен башкарыла. Самолет Казаннан 08:05 оча, Пермьга 12:00 килә. Пермьнан 12:55 (җирле вакыт буенча) оча, Казанга 12:40 (җирле вакыт буенча) килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International