18 февральдә Яшел Үзән станциясенә кадәр 4 шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
18 нче февральдә 4 шәһәр яны поездларының  расписаниеләре үзгәрәчәк. Бу тимер юлда ремонт эшләре башкару белән бәйле.
6003 нче номерлы Казан-Зөя (12:23 китә - 13:44 килә) һәм 6004 нче номерлы Зөя-Казан (14:22 китә - 15:40 килә) поездлары Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәкләр, Зөя-Яшел Үзән участогында расписаниедән алыначаклар.
6365 нче Казан-Албаба (13:50 китә - 15:45 килә) һәм 6366 нчы номерлы Албаба-Казан (16:30 китә - 18:27 килә) поездлары Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәкләр, Яшел Үзән-Албаба участогында расписаниедән алыначаклар.
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук “Содружество” ААҖнең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International