ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2015 ел
дүшәмбе
13-15 мартта Татарстан Республикасы территориясендә 69 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 45 очрагы, 142 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 939 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 300 автобус чыккан. Республика юлларында 174 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 71.

13
март, 2015 ел
җомга
Агымдагы елның 2-12 март көннәрендә Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында “Игътибар, тимер юл кичүе” дип исемләнгән ункөнлек үткәрелде.
21 нче мартның 08.00 сәгатеннән алып 22 мартның 19.00 сәгатенә кадәр Аркылы Базар урамының 12/86 нчы номерлы йорты янындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 319 автобус чыккан. Республика юлларында 172 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 69.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, илдәге юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше начар һава торышы шартларында килеп чыга.
11 мартта Парижда World Airport Awards премиясен тапшыру церемониясе булып узды. Сорашуда 100гә якын илдән 12 миллионнан артык сәяхәтче катнашты. Дөньяның 400гә якын аэропорты “Конкурсант” булды.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 12 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 26 очрагы, 23 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 232 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

12
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 30 очрагы, 25 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 222 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 319 автобус чыккан. Республика юлларында 220 берәмлек юл техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 117.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International