Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, илдәге юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше начар һава торышы шартларында килеп чыга. Мондый һәлакәтләрнең сәбәбе – һава торышының кисәк үзгәрүе түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның уңайсыз метеорологик шартларда үз-үзләрен дөрес тотмаулары.
Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе һәм Россия автоиминиятчеләр берләшмәсе “Куркынычсыз хәрәкәт” экспертиза үзәге мәгълүмати ярдәме белән “Куркынычсызлык фаразламасы” (“Прогноз безопасности”) дип исемләнгән киң күләмле социаль кампания уздыра. Чара 24 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Кампаниянең төп максаты – автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең юлда катлаулы һава торышы шартларында хәрәкәт иминлеген тәэмин итәргә кирәклегенә игътибар юнәлтү.
Әлеге чара кысаларында ТР буенча ЭЭМның Дәүләт автоинспекциясе, мәгариф учреждениеләре һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә, белем бирү йортларында өйрәтү чаралары уздыра: урта мәктәпләрнең югары сыйныфларында, вузларда һәм автомәктәпләрдә тематик видеоматериаллар күрсәтелә, өлкән сыйныф укучыларына “Һава торышының юл хәрәкәте иминлегенә йогынтысы” темасына дәресләр үткәрелә, балалар бакчаларында танып белү дәресләре оештырыла. Моннан тыш, белем бирү оешмаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмәләр уздыра.