«Казан» халыкара аэропорты «Best Regional Airport Russia and CIS» номинациясендә кабат иң яхшы аэропорт дип танылды

2015 елның 13 марты, җомга
          11 мартта Парижда World Airport Awards премиясен тапшыру церемониясе булып узды. Сорашуда 100гә якын илдән 12 миллионнан артык сәяхәтче катнашты. Дөньяның 400гә якын аэропорты “Конкурсант” булды.
          «Казан» халыкара аэропорты икенче тапкыр рәттән Россиянең һәм БДБ илләренең иң яхшы аэропорты исеменә лаек булды. Шулай ук Skytrax бәйсез консалтинг компаниясе версиясе буенча 4 йолдыз рейтингы иясе булды.
          Дүрт йолдыз статусына Россия аэропорты беренче тапкыр лаек булды, “Казан” аэропорты белән әлеге премия Кольцово аэропортына да (Екатеринбург) бирелде.
          Бары тик берничә ел эчендә «Казан» халыкара аэропорты Россиянең иң яхшы төбәк аэропортына әйләнде. Аның уңышы профессионал хезмәткәрләрнең һәм югары технологияле җиһазларның сервисны беренче класслы дәрәҗәдә тотуы белән бәйле.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International