Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында “Игътибар, тимер юл кичүе” дип исемләнгән ункөнлек үткәрелде

2015 елның 13 марты, җомга
          Агымдагы елның 2-12 март көннәрендә Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында “Игътибар, тимер юл кичүе” дип исемләнгән ункөнлек үткәрелде. Чараның төп максаты - тимер юл кичүләре аша чыкканда юл-транспорт һәлакәтен булдырмау. Транспорт чараларын йөртүчеләр белән эш алып барылуга карамастан, тимер юл кичүләрендә юл-транспорт һәлакәтләре саны кимеми.
          Ункөнлек кысаларында 173 махсус комиссия тимер юл кичүләрен күзәтте, тимер юлчылар автотранспорт йөртүчеләр белән 2062 профилактик әңгәмә үткәрделәр, машина йөртүчеләргә белешмәлекләр таратылды, шулай ук алар 214 юл кичүенең торышын тикшерделәр, Татарстан, Мари, Чуваш республикаларының Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән бергә 33 рейд оештырылды. Әлеге ункөнлек дәвамында тимер юл кичүе аша чыкканда машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен 80 тапкыр бозу очрагы теркәлде.

          Горький тимер юлы хезмәткәрләре даими рәвештә искә төшереп тора: тимер юл кичүе – кеше гомере өчен бик куркыныч зона. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә автотранспорт йөртүчеләр үзләренең гомерләре белән бергә, поезда баручы йөзләгән пассажир һәм локомотив бригада хезмәткәрләренең тормышын да куркыныч астына куялар. Моннан тыш, автомобиль йөртүче гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте тимер юл транспорты эшчәнлегенә зыян китерә. Моның өчен гаеплене җаваплылыкка тарттыру белән беррәттән, җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

          2015 ел башыннан Горький тимер юлы полигонында тимер юл кичүе аша чыкканда 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Әлеге вакыйгаларның 3-се – Горький юлының Казан төбәге территориясендә булган хәл. 10 нчы гыйнвар көнендә Яңа Аракчино-Лагерная станцияләре арасындагы 6 км тимер юл кичүендә булган юл һәлакәтендә 1985 елда туган автомобиль йөртүченең гомере өзелә. Алда әйтелгән өч очракта да автомобиль йөртүчеләр үзләре юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгаручылар. Юл-транспорт вакыйгасының төп сәбәпчесе - “кешелек факторы”: тимер юл кичүләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, автотранспорт чараларын йөртүчеләрнең игътибарсызлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International