Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 20 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 16 очрагы, 35 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 269 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.