12 мартта республика юлларында 232 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 13 марты, җомга
Республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кешеһәлак булган һәм 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 12 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 26 очрагы, 23 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 232 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Мартның 12 көне эчендә республикада 102 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше һәлак булган һәм 113 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International