13-15 мартта республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 45 очрагы ачыкланган

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
          13-15 мартта Татарстан Республикасы территориясендә 69 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 45 очрагы, 142 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 939 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
          Мартның 15 көне эчендә республикада 134 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 13 кеше һәлак булган һәм 148 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International