Республика муниципалитетлары арасында йөрүче 13 маршрут буенча пассажирлар ташуга конкурс үткәрелде

2015 елның 17 марты, сишәмбе
          Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан территориясе аша узучы маршрутларда муниципалитетлар арасында пассажирлар ташу хокукына конкурс үткәрелде.

          Конкурста түбәндәге маршрутларга 13 лот уйнатылды: № 57 «Подберезье - Казан», № 110 «Васильево - Осиново - Казан», № 719 «Аксу - Казан», № 609 «Базарлы Матак - Казан», № 570 «Яңа Тинчәле - Буа - Казан», № 122 «Тәтеш – Буа - Тәтеш», № 535 «Казан – О.Әтнә - Казан» (Дөбъяз), № 123 «Тәтеш – Апас - Тәтеш», № 577 «Сорок–Сайдак – Буа - Казан», № 678 «Бөгелмә – Казан - Бөгелмә», № 507 «Казан - Чита - Янцевары», № 120 «Казан - Ямашурма» һәм № 569 «Чүпрәле – Казан - Чүпрәле».

          Конкурста катнашуга 14 заявка бирелгән иде.

          Җиңүче итеп транспортта хезмәт күрсәтү шартларының иң яхшысын тәкъдим иткән ташучы танылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International