2015 елның 2 ае эчендә Горький тимер юлының Казан төбәге полигонында үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша 3 меңнән артык билет алынган

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
          Үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша билетлар алучы пассажирлар саны арта. 2015 елның гыйнвар-февраль айларында Горький тимер юлының Казан төбәгендә терминаллар аша ерак араларга баручы поездларга 3046 билет рәсмиләштергән, аларның 2 меңнән артыгы Казанда. 
          Пассажирлар уңайлыгы өчен Казан төбәгенең Казан һәм Чебоксар тимер юл вокзалларында 9 үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы урнаштырылган.
          Терминал пассажирларга ерак араларга баручы поездларга билетны мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә, банк картасы белән түләргә, һәм шулай ук элегрәк Интернет челтәре аша сатып алынган билетны чыгартуга мөмкинлек бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International