18 мартта республика юлларында 248 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2015 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
Республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 6 очрагы, 33 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 248 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Мартның 18 көне эчендә республикада 163 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 16 кеше һәлак булган һәм 179 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International