2015 елның гыйнвар-февраль айларында Горький тимер юлы Татарстан бюджетына 106 млн сум чамасы салым түләгән
2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖ нең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары гыйнвар-февральдә төбәк һәм җирле бюджетларга 1634,8 млн сум акча күчергән.
2015 елның ике аенда Түбән Новгород өлкәсендә ГТЮның салым түләүләре 1269,7 млн сум тәшкил иткән, Владимир өлкәсендә – 50 млн сум, Киров өлкәсендә – 90,8 млн сум, Свердловскида – 26,2 млн сум, Рязаньда – 0,4 млн сум. Удмуртиядә ГТЮ салым түләүләре бу чорда 50,8 миллион сумнан артып киткән, Татарстанда - 105,7 млн, Чувашиядә – 23 млн сум, Башкортстанда – 6,1 млн сум, Мари Элда – 4 млн сум, Мордовиядә – 3,2 млн сум.
12 майдан 17 майга кадәр Татарстан Республикасы башкаласында узган «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII Халыкара икътисадый форумын үткәрү чорында Горький тимер юлының шәһәр яны электропоездларыннан 15 873 пассажир файдаланган.