«Казан» халыкара аэропорты Routes Asia 2015 бөтендөнья форумында катнашты

2015 елның 16 марты, дүшәмбе
«Казан» халыкара аэропорты вәкилләре авиаташулар маршрутлары челтәрен үстерү буенча өч көнлек Азия форумын ачу церемониясендә катнашалар. Әлеге чара 15-17 мартта Кытайның Куньмин шәһәрендә уза.

          Җир шарының 60 иленнән 118 авиакомпания һәм 200 артык аэропортлардан 800 тирәсе делегат Азия-Тын океан төбәгендә яңа һава линиясе маршрутларын оештыру мәсьәләсен хәл итәчәкләр.

          Әлеге вакыйга British Airways, China Southern, China Eastern, Hainan Airlines, Air China, Japan Airlines, All Nippon Airways, Philippine Airlines, Cathay Pacific, Garuda Indonesia, Cebu Pacific Air, Condor, Etihad Airways, Finnair һәм башка авиакомпанияләрнең игътибарын җәлеп итте.

          «Казан» халыкара аэропорты делегациясенең (составына Татарстан Республикасының Кытай Халык Республикасындагы сәүдә-икътисад буенча вәкиле дә керә) Кытай, Индия, Финляндия, БГӘ һәм башка илләрдән килгән коллегалар белән очрашу планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International