ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 18 маена мәгълүматлар буенча республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 18534 рөхсәт бирелгән.
Татарстан Республикасы территориясендә 15-17 майда 100 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 117 очрагы, 193 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1143 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
1 нче июньнән дүрт шәһәр яны поездларының расписаниеләре үзгәрәчәк
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 286 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

15
май, 2015 ел
җомга
Татарстанда чокырларны ямау буенча эшләр башланганнан бирле 24 548 тонна асфальт-бетон кулланып 274 193 кв.м юл төзекләндерелгән.
ТР Тукай муниципаль районында 18 майдан алып 30 сентябрьгә кадәр ремонт эшләре бару сәбәпле “Яр Чаллы-Сарман” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Казанда 16 майның 18.00 сәгатеннән алып 17 майның 11.00 сәгатенә кадәр Фучик урамы буенча урнашкан 14 нче номерлы бина янындагы өлеше (Җиңү проспектыннан Рихард Зорге урамына таба баручы транспорт хәрәкәте юнәлешендә) транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Казанда 16 майның 06.00 сәгатеннән алып 17 майның 22.00 сәгатенә кадәр Бертуган Касыймовлар урамының Җиңү проспекты буенча урнашкан 45 нче номерлы йорты янындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен ябыла.
Горький тимер юлы станцияләреннән бу көннәрне 464 ветеран һәм озата йөрүчеләр киткән, аларның 110ы Казан станциясеннән. Горький магистрале станцияләренә 472 ветеран һәм озата йөрүчеләр килгән, Казан станциясенә – 98 кеше.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 272 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 10 тапкыр тизлек режимы бозылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International