15-17 майда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 117 очрагы ачыкланган

2015 елның 18 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 15-17 майда 100 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 117 очрагы, 193 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1143 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.


Майның 17 көне эчендә республикада 158 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 21 кеше һәлак булган һәм 197 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International