Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 286 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 51,95 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Чулманда су 53,83 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 60 рейс башкарылган, шул исәптә 22 чартер, 17 халыкара рейслар. 2454 пассажир киткән, Татарстан башкаласына 2538 кеше килгән.

18 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән, көндез күп районнарда яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура +11 - +16 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International