2015 елның 18 маена мәгълүматлар буенча республикада җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташуга 18534 рөхсәт бирелгән.
Рөхсәт язуын алыр алдыннан ташучы җиңел таксида булырга тиешле барлык атрибутика белән җиһазландырылган транспорт чарасын күрсәтергә тиеш. Автомобиль түбәсендә кызгылт сары төстәге тану фонаре, кузовның ян өслегендә контраст төстәге “шашкалар” куелган булырга тиеш. Шулай ук җиңел таксиның машина йөртүчедән уң яктагы алгы панелендә җиңел такси белән файдалану өчен түләү шартлары турында мәгълүмат, йөртүченең фотосүрәтле визит карточкасы, пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны тормышка ашыру буенча тикшерүне тәэмин итүче әгъзаның атамасы, адресы, элемтә өчен телефоны куелырга тиеш.
Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга рөхсәт алу турындагы гаризаны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә була. Гаризаны карау статусы “Гаризаларга җавап” бүлегендә гариза бирүченең Шәхси кабинетында күрсәтелгән.