ТР Тукай муниципаль районында 18 майдан алып 30 сентябрьгә кадәр ремонт эшләре бару сәбәпле “Яр Чаллы-Сарман” автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Автомобильчеләргә урап үтү өчен “Яр Чаллы-Борды” һәм “Яр Чаллы-Сарман”-Борды” автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре куелган урау юл схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.