Казандагы Спортның су төрләре буенча ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында махсус парковкалар оештырыла

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында, шул исәптә “Мастерс” категориясендә дә, шәхси транспортта килүче шәһәр кунаклары өчен парковка зоналары оештырылачак.


Парковкалар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:

- «Тандем» сәүдә-күңел ачу үзәге, Ибрагимов проспекты, 56 нчы йорт (900 машина кую урыны);
- «Metro» сәүдә үзәге, Вахитов урамы, 4 нче йорт (539 машина кую урыны);
- «Максидом» сәүдә үзәге, Рихарда Зорге урамы, 11 нче а йорт (550 машина кую урыны);
- «Южный» сәүдә үзәге, Җиңү проспекты, 91 нче йорт (1550 машина кую урыны);
- «Мега» сәүдә үзәге, Җиңү проспекты, 141 нче йорт (6500 машина кую урыны);
- «Казан» агросәнәгать паркы, Аграр урамы, 2 нче йорт (400 машина кую урыны).


Махсус парковкалар белән файдаланган очракта, шәһәр буйлап хәрәкәт җәмәгать транспортында башкарылачак. Казанның җәмәгать транспортында хәрәкәт шул көнгә ярышка билеты булган кешегә түләүсез булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International