Юл һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелгән, балалар креслосы дүрт яшьлек баланың гомерен коткарып калган

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

9 нчы июльдә 1.50 сәгатьтә Яңа Чишмә районында Казан-Оренбург юлының 175 нче чакрымында “Мазда” автомобиле рулена арган килеш утырып, җәйге ял урыныннан кайтып барган 1961 елгы ир-ат тигез әһәмияткә ия булмаган юллар чатында өстенлек бирми һәм төп юлдан барган 1989 елгы егет идарәсендәге “Опель” белән бәрелешә. Ике йөртүче, шулай ук “Опель”дәге 1957 елгы пассажир ир-ат һәм “Мазда”дагы 1966 елгы пассажир хатын-кыз җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук җан бирә.


Тагын 3 кеше тән казасына дучар ителә. Аерым алганда, “Мазда” автомобилендәге 2000 елгы кыз һәм “Опель”дәге 1992 елгы кыз һәм 2011 елгы ир-бала җәрәхәтләнә, имгәнә. Бәхеткә, бала махсус креслога утыртылган булган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International