Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 9 июле, пәнҗешәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 398 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 15 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 53,09 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,30 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 18 чартер, 20 халыкара рейслар. 2972 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2877 кеше килгән.

9 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, төньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура көндез: +21 - +26 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International