Горький тимер юлының Казан төбәгендә беренче яртыеллыкта тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылуның 37 очрагы теркәлгән

2015 елның 8 июле, чәршәмбе

 

Горький тимер юлының Казан төбәгендә беренче яртыеллыкта тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылуның 37 очрагы теркәлгән. Үткән ел белән чагыштырганда очраклар саны сизелерлек артты. Шулай итеп, 2014 елның шул ук чорында тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылуның 13 очрагы ачыкланган булган.


2015 елның беренче яртыеллыгында шикле әйберләр табылуның 29 очрагы теркәлгән, аларның 27 - хуҗасыз калган әйберләр, 1 снаряд һәм 1 шартлаучан матдә табылган.

 
Тимерьюлчылар гражданнарның тимер юлларда үз әйберләрен калдырмауларын сорыйлар. Исегезгә төшерәбез, тимер юл транспорты эшчәнлегенә законсыз тыгылган өчен административ, кайбер очракларда җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин. Агымдагы елда тимер юл объектларында административ хокук бозган өчен 9 кеше кулга алынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International