ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Казан аэропортыннан 43 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 22 халыкара рейслар. 3061 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3819 кеше килгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 23 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 28 очрагы, 42 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 536 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

14
июль, 2015 ел
сишәмбе
Казанда 15 июльдән алып 12 августка кадәр Себер трактының 31 нче номерлы йорты янындагы өлеше транспорт хәрәкәте өчен тулысынча ябыла.
Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыруга әзерлек кысаларында Казанның урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре төгәлләнә. Бу максатларга республика бюджетыннан 2 552 млн. сум бүлеп бирелгән иде.
“Көньяк” автовокзалы бәйрәм алды көне 16 июльдә һәм 17 июль Ураза бәйрәме көненә эчке һәм төбәкара линияләрдә популяр юнәлешләр буенча өстәмә рейслар оештыра .
Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖ нең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2015 елның гыйнвар-июнь айларында төбәк һәм җирле бюджетларга 6 миллиард 539,5 миллион сум акча күчергән.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 294 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 25 очрагы теркәлгән.
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасы территориясендә 27 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 28 очрагы, 45 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 473 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

13
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Шәһәр тибындагы Лаеш бистәсенә керү юлын транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябу 10 августка кадәр озайтыла. Машина йөртүчеләр ябык участокны Лаеш-Чырпы автомобиль юлыннан әйләнеп уза алачаклар.
Казандагы 2015 елгы Спортның су төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатын уздыру чорында, шул исәптә “Мастерс” категориясендә дә, ярышларда катнашучыларны шәһәр транспортына бүленгән махсус полосалар буенча йөртәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International