Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2015 елның 15 июле, чәршәмбе
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 296 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

Иделдә суның биеклеге 52,95 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 53,48 метр (65,9 метр) биеклектә.

Казан аэропортыннан 43 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 22 халыкара рейслар. 3061 пассажир җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3819 кеше килгән.

15 нче июльдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күп районнарда яңгыр, кайбер районнарда яшен, көньяк-көнбатыштан, көньяктан талгын җил. Температура көндез: +18 - +23 гр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International