Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары” ААҖ нең Горький тимер юлы территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 2015 елның гыйнвар-июнь айларында төбәк һәм җирле бюджетларга 6 миллиард 539,5 миллион сум акча күчергән.
ГТЮ төбәк салымнары 2015 елның 6 аенда түбәндәгеләрне тәшкил итте: Түбән Новгород өлкәсе – 4 млрд. 483,7 млн. сум, Киров өлкәсе - 390,0 млн. сум, Владимир өлкәсе – 389,0 млн. сум , Свердловск өлкәсе – 78,2 млн. сум, Рязань өлкәсе – 2,1 млн. сум, Удмуртия – 306,4 млн. сум, Татарстан – 684,6 млн. сум, Чувашия – 133,1 млн. сум, Мари Эл – 23,2 млн. сум, Башкортстан – 17,1 млн. сум һәм Мордовия – 9,4 млн. сум.
“РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлы эре һәм төгәл салым түләүче булып тора. Гомумән алганда, “Россия тимер юллары” ААҖ оештырылганнан бирле төрле дәрәҗәдәге бюджетларга һәм бюджеттан тыш фондларга 100 млрд сум чамасы акча күчерелгән.